|
Татар халкының танылган улы,милләт-
пәрәр,ислам диненең күренекле эш-
леклесе, академик Эдуард хаҗи
Әнвәр улы Ганеевның тууына 60 ел
тулуга багышлана
Якташыбыз белән горурланабыз
Бу мәкалә тулысынча күренекле якташыбыз Эдуард һаҗи Әнвәр улы Ганеевка багышлана дип әйтү дөрес булыр. Чөнки без биредә Иске Кулаткы районында ,туган як җиребездә Ислам диненә,кысырыклау чорыннан соң мөселманнар арасында аңа тагын да ышану артуны,иманга кайту һәм һәркемнең үз кыйбласы була торып та бер кыйбла-Аллаһы-Тәгаләгә омтылуны,дин кардәшләребезнең җаны-тәне белән Ислам динен үз итүне ачыклап сөйләргә тырышабыз.Билгеле,бу изге эшләрдә үзенең шәһси хәлал малын,вакытын,көчен кызганмаган,динебезне алга итү өчен янып- көеп йөргән якташыбызның өлеше сөйләп бетергесез.Чөнки ул гыйнварь урталарында үзенең данлы юбилеен-60 яшь тулу көнен билгеләп үтә һәм, шул уңайдан ,аның башкарган эшләренә тукталып,рәхмәт йөзеннән, бары тик иң җылы сүзләр генә әйтәсе килә.
Әлхәмбүлиләһ,дин тотарга көннән- көн мөмкинлекләребез арта,үсә.Хәзерге вакытта район үзәгендә һәм авылларында 27 мәчет эшләп килә.Аларның күбесенең каршында мәдрәсәләр ачылды.Мәдрәсә-мәчетләребездә дәресләр бирелә,күп кешеләр дин гыйлемен өйрәнәләр.Ай буе ураза тотабыз,тәравих намазлары укыйбыз.Бик күп кенә якташларыбыз мөселманнарның иң изге урыны-хаҗда булып кайттылар.Бабаларыбз Ислам динен кабул иткән җиргә-Болгарга,Татарстанга һәм башка изге урыннарга файдалы экскурсияләр ясала,үзебезнең якларда Ислам дине буенча фәнни –практик конференцияләр үткәрелә.Мәчетләрдә укымышлы имамнар Ислам диненең кануннарын халкыбызга җиткерергә тырышалар,шаригать нигезендә яшәргә чакыралар.
Безнең төбәктә электән-элек Ислам динен аек акыл белән тотканнар.Тарихи мәгьлүматлардан күренгәнчә ,20 нче гасыр башында 73 мәчет эшләп килгән,аларга 117 указлы мулла туры килгән.Бабаларыбыз,тирә күршедә урыслар,башка милләтләр булуга карамастан,үз төбәкләрендә Ислам дине белән бергә гореф-гадәтләребезне,мәдәниятебезне,телебезне саклап кала алып, бу олы мирасны буыннан буынга тапшырып, бүгенге көнгә кадәр җиткерә алганнар.Хәзер тормышыбызның гамен арттырып азан тавышы еракларга ишетелә,Компьютер белән җиһазланган мәдрәсәләрдә яшьләр гарәп алфавитын,Ислам дине нигезләрен өйрәнәләр,җылы,якты,әйбәт итеп эшләнгән,идәннәренә кыйммәтле кәләмнәр җәелгән мәчетләрдә тулы халык белән Җомга намазлары укыла.Көннән-көн җөмһүриятебезнең тотырыклыгы ныгып бара,бәрәкәте,нуры арта-халык иманга кайта.
Югарыда әйтеп үткәнчә,биредә һәммә эшне башлап йөрүдә,җиренә җиткереп дин тотуга барлык уңайлыклар,шартлар булдыруда Әдуард хаҗи Ганеевның шәһси өлеше зур.Ул бүген дә дин кардәшләренә ярдәм итү теләге белән янып яши.
“Пәйгамбәребез салләллаһү галәйҺи вә Сәлләмнең хадис китапларында беренче булып”һәрбер эш нияткә багланган”дигән хәдис килә”,-диде мөфти Госман хәзрәт Исхакый үзенең мөхтәрәм дин кардәшләренә ясаган мөрәҗәгатьләренең берсендә.:”Адәм баласы нинди генә хезмәттә,вазыйфа-дәрәҗәдә булмасын,иң беренче нәүбәттә,эш эшләгәнче,ниятен дөресләргә тиеш.Чөнки ният бозык булса,гамәл дә бозык,нияте төзек булса,гамәл дә төзек булыр”.Хезмәт иткән вакытта күңелебездә Аллаһы ризалыгын өмет итү,ватаныбызны,динебезне ныгыту,милләтебезне үстерү нияте булса,иншә Аллаһ,Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә шул максатларга ирештерү өчен безне күркәм сыйфатлар белән бүләкләр”.
Бу сүзләр,бу раслаулар,теләкләр барысы да күренекле якташыбыз,дин әһеле,галим Эдуард хаҗи Ганеев адресына әйтелгәннәр сыман. Халыкка күрсәткән изгелекеләре аның нияте белән бергә гамәленең дә төзек булуы турында бик ачык сөйли.
Аның изге эшләре турында бихисап күп язылды,әллә ничә тапкыр сөйләнде,башка меңнәргә үрнәк итеп күрсәтелде.Аның адресына изгелек кылганы өчен гади кешеләрдән йөзләгән рәхмәт хаты килә,халыкка күрсәткән мәрхәмәтлеге ,ил данын күтәрүгә керткән фидакарь хезмәте өчен губернаторлар,президентлар үзләренең ихтирамнарын күрсәтеп кулын кысалар,ил башлыклары орден-медальләр белән бүләклиләр.Баланы бала,олыны олы дип белгән бу милләтпәрвәр,киң күңелле кеше турында язуы җиңел дә,катлаулы да һәм,әйтергә яраса, авыр да.Ләкин ничек кенә булмасын,кулга каләм алу белән күз каршына һәрвакыттагыча ачык йөзле,ягымлы карашлы,кирәккәндә туры әйтә белгән ,сыгылмас характерлы ир кеше килеп баса.Теләсә нинди проблеманы да хәл итә алырлык шәһес ул!
Үткән елның декабрь башлары булгандыр. Эдуард Әнвәр улы Ганеевның офисенда аңа керү теләге белән чират тезелгән.Һәркемнең үз йомышы,үз проблемасы.Ләкин кем дә ашыктырмый да,кычкырып сөйләшми дә-сабыр гына көтәләр.Күренекле якташыбызның бүлмәсендә бер төркем дин әһелләре көндәлек мәсьәләләр буенча сүз алып баралар,якындагы киләчәктә Яңа Мостяк авылында мәдрәсә ачу тәртибен тикшерәләр.Эдуард Әнвәр улының тормышында,эшчәнлегендә дин мәсәләсе беренче урында булганга күрә,чират торучылар бик яхшы беләләр,ул дин әһелләрен,бабайларны һәрвакыт беренче булып кабул итә,беренче булып аларның йомышларын тыңлый һәм кайчан да үзенең ярдәменнән калдырмый.Менә бүген дә өлкәбезнең көньяк районнары мөселманнарының казые,Яңа Мостяк авыл мәчете имамы Җирҗиз хәзрәт Азизов үзенең йомышы турында сөйли:
--Мәдрәсәбез әзер,Эдуард хаҗи ярдәмендә аны төзеп, җиһазлап бетердек.Һәммәгезне дә ачу тантанасына чакырабыз.Авыл халкы да җыелыр,күрше авыллардан да кунаклар килерләр.
-- Безгә үзебезнең халкыбыз белән генә чикләнеп калырга ярамас,-дип үзенең сүзен башлый Эдуард әфәнде.—Мәдрәсә ачу мөселманнар,ислам динен тотучылар арасында зур вакыйга.Шуңа да аны бер максатлы гына итү дөрес булмас.Без Ислам диненең гыйбәрәтле нигезләрен тагын да югары күтәреп,аның сафлыгын саклап калу юнәлешендә эш башкарырга тиешбез.
Аннары якташыбыз Мәскәүдә,Казанда булып дин әһәлләре белән очырашып күрешүе турында сөйли,дини мәҗлесләрдәге сөйләшүләрне ачыклап китә.Нәтиҗәдә Яңа Мостякта мәдрәсә ачу белән бергәУльяновск өлкәсенең көньяк районнары имам-хатиблары җыелышын үткәрү кирәклеге исбатлана һәм аның көн кадагына куелган төп мәсәләсе булып “Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору”дигән тема алына.Биредә, шулай ук,Ульяновск,Саратов,Самара шәһәрләреннән дә мөселман кардәшләребезне чакырырга кирәк булыр, дигән фикер туа.
Бу мөһим чараны үткәрү өчен Әдуард әфәнде Ганеев кесәсеннән дистәләгән мең сум акча чыгарып бирә.
--Мине Мәскәүгә чакырдылар,мәдрәсә ачу тантанасын күчереп тору кирәкмәс-ди ул.-Бергәләп сөйләшерсез.Ләкин ул тантана халык өчен бәйрәм булу белән бергә файдалы,эшлекле төстә,динебезне тагын бер дәрәҗәгә күтәрү максаты белән узсын иде,Минем теләк шул.
--Ничек инде алай,Эдуард Әнвәрович,мәчетне төзүгә,мәдрәсәне булдыруга шул кадәр көч куйдыгыз,мал тоттыгыз,халык риза булмас,алар сезгә рәхмәт әйтергә көтәләр—диде Җирҗиз хәзрәт аптырап.
--Мин бит рәхмәтләр өчен дә,мактаулар өчен дә эшләмим,сез моны яхшы беләсез,Мин әнием васыйятләрен үтим,халкыма хәлемннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам,-дип тыйнак кына җавап кайтарды Эдуард әфәнде.
Ә аның халыкка ярдәме зур.Районыбыздагы һәммә мәчет тә диярлек үзенең һәр этапында аның ярдәме белән төзелде,җиһазландырылды,тазартылды.Аның ярдәме белән мәдрәсәләр ачылды,Аларның саны 11 дән артып китте,Район үзәгендә тагын бер олы мәчет һәм аерым мәдрәсә төзү планлаштырыла.Дин кардәшләребезне һәр ел саен хаҗга җибәрүне,аларны озатып каршы алуны үз вазыйфасына кертә,мәчет имамнарын укытуны,алар өчен өлкәдән,Казаннан Ислам дине белгечләрен чакыртып икешәр,өчәр көнлек,атналык курслар оештыруны да үз өстенә ала.Мондый бәйгеләрдә үзе дә катнашырга тырыша.Ул көнне дә,мәсәлән,Мәскәүдә алдарак эшләрен бетереп,дистәләгән сәгать юлда булып,Яңа Мостякта үткәрелә торган дини киңәшмәгә соңгарып булса да килеп җитте,аның эшендә катнашып чыгыш ясады, яңа мәдрәсәгә 6 компьютер бүләк итте.
Эдуард Әнвәр улы фәнни эшчәнлек белән дә җитди рәвештә шөгельләнә.Ул-электротехник фәннәр докторы,энергомәгьлүмати фәннәр Халыкара академиясе академигы,реаль икьтисадның Халыкара академиясе академигы.Шулай ук”Мактаулы машина төзүче” һәм “Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе”дигән Почетлы исемнәр йөртә.
Мәшһүр милләтәшебезнең фидакарь тырышлыгына Хөкүмәт һәм җәмәгать оешмалары да югары бәя биргән.Намуслы хезмәте һәм меценатлык эшчәнлеге өчен ул Почет орденына, ЮНЕСКОның “Менеджментта югары һөнәрилек өчен” орденына,”Миротворец” Йолдызына,”Россиянең иң яхшы эш бирүчесе” Мактау билгесенә,Россия Президенты В.Путин тарафыннан имзаланган кул сәгатенә һәм башка бүләкләргә лаек булган.
Бүген инде эдуард Әнвәр улы Ганеевның халык өчен,туган ягы һәм туган иле өчен башкарган эшләре ун мәртәбә артык дияргә мөмкин.
Шунысы кызык,аның биографиясе дә үз чорындагы кешеләрнең яшәү рәвешеннән аерылмый сыман.Ләкин табигать биргән мәрхәмәтлелек, ана сөте белән кергән изгелек кылу сыйфаты аның дәрәҗәсен башкалардан бер башка олы итә.Бер ук вакытта Эдуард әфәнде академик булып та гап-гади аралашучан кеше булып кала бирә.
Моннан алтмыш ел элек,югарыда билгеләп үтелгәнчә,ул Иске Кулаткы районының Иске Атлаш авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.Биредә бер аңлатмага басым ясап үтиек әле.Чынбарлыкта исә Эдуард Иске Мостякта туа.Аның төп нөсхәсендә шулай дип язылган.Ләкин әтисе Иске Атлашка мәктәп директоры булып күчерүле сәбәпле,аның тууы турында документлар анда рәсмиләштерелә.Шулай итеп ,якташыбызның ике туган авылы һәм ике туган көне.Димәк, бәхетле җан иясе!Ә инде әтисе Әнвәр Исхакович белән әнисе Сафия Хәсәновна беренче булып дөньяга малай килүенә икеләтә бәхетлеләр-тормышта ышанычлы терәк булыр! Чыннан да малай шаян,хыялый,хезмәт сөючән һәм дә ки белемгә омтылучан бала булып үсә.Урта мәктәпне көмеш медальга тәмамлагач,Ульновск педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә.Аны тәмамлагач, Яңа Кулаткы авылына укытучы итеп җибәрелә.Берникадәр вакыттан инде ул мәктәп директоры вазыйфаларын үти башлый.Тормышка киң күңел белән караган егет биредә
үзенең мәхәббәтен дә очырата.Алар шәфкать туташы Суфия Әмирхан кызы Гафурова белән 1978 елның мартында гүзәл туй бәйрәме белән үзләренең тормыш юлларын башлап җибәрәләр.Дөньяга аларның тормышларын тагын да матурайтып бер-бер артлы, матурдан -матур ике кыз туа.Бүген инде алар тормыш каршында үзләре дә тулы җавап тота алырлык кешеләр.Эльмира Саратовта юридик академия тәмамлый,кияүгә чыга,тормыш иптәше Рәшит белән алар Камилә һәм Сафия исемле балалар үстерәләр.Икенче кызлары Алсу,экономик университет тәмамлап ,зур тормыш юлына аяк баса.Профессиясе буенча халык хуҗалыгында ул бик тә кирәкле белгеч.Эдуард әфәнденең әтиләре Әнвәр Исхакович та өлкән улының гаиләсе белән бергә яши.Олы яшенә җитүгә карамастан,тормыш мәшәкатьләре белән кайнап,туган ягындагы хәлләр белән кызыксынып тора,мөмкинлек чыкканда кайтып та киткәли.Ә менә әнисе Сафия апаның бу якты дөньядан китүенә 10 елга якын вакыт узды инде...
Күңелендә аның һәрвакыт ниндидер әйтеп,сөйләп аңлата алмаслык моң яши кебек.Әллә ничә дистә ел элек азан тавышыннан сеңеп калган бу моң Мәликә әбисенең,әнисе Сафия апаның үгет-нәсыйхать сүзләренә чорналып ишетелә сыман:”Балам,үзеңнең ярдәмеңнән кемне дә калдырма.
Сорарга килгән кеше җиңеллектән сорамас,милләтенә карамыйча-мөселманмы ул,урысмы,чувашмы,ярдәм кулы суз.Ходай изгелегеңне онытмас.”
Ганеевлар гаиләсендә Ислам дине тормыш сулышының нәзәкате булгандыр инде.Алар Ходай Тәгаләгә ышанып,Алла ризалыгы белән гомердән гомергә яшәгәннәр.Әнисенең әнисе Мәликә әби үз заманының укымышлы кешесе булган.1905-1907 елларда Уральск шәһәрендә өч абыйсы белән бергә мәдрәсәдә белем алган,гарәп телен,Коран Кәримне яттан белгән.Туган якларына кайткач та Мосеевка авылында үсмер кызларга,яшь хатыннарга Корьән укыткан,иман нуры сеңдергән,мәдрәсәдә мөгәллимә булган,Әтисе ягыннан Бәхәр әбисе дә мөселманга хас булган йолалар үтәп, көнлек биш намаз укыган.
Менә шушы тамырдан килгән дә инде аңа Аллаһы Тәгаләгә ышану,аны бер диеп белү,һәр изге эшне бисмилләдән башлау.
--Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәй һиссәләм болай дип әйтә,--ди Эдуард хаҗиГанеев, мөселман кешесенең Ислам диненә мөнәсәбәте турында сүз чыкканда.-“Аллаһә Тәгалә үзенең рәхмәтен йөз өлешкә аерды.99 өлешен үзе янында калдырды,бер өлешен җир йөзенә төшерде.Һәм менә шушы бер өлеш рәхмәте белән кешеләр үзара бер-берләренә мәрхәмәт кылырлар.Каты күңеллеләр,кешегә золым һәм газаб кылучылар ахирәттә дә,дөньяда да бәхетле була алмаслар.Ислам дине каты күңелле булуны тыйды,хәрам кылды.Пәйгамбәребез әйтте:”Кешегә мәрхәмәт кылмаган Аллаһыга да мәрхәмәт кылмас.”
Эдуард хаҗи Ганеевны Ислам динен өйрәнүдә һәм аның кануннарын халыкка җиткерүдә бүгенге заман галиме дип әйтсәк тә бер дә ялгыш булмас.Бу турында Бөтендөнья Ислам лигасы Генераль секретаре Абдалла бен-Абдулла Мөхсин ат-Түрки,Россия мөселманарының Үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин,Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин,Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ дини идарәсе рәисе Сәүбән хәзрәт Сөләйманов һәм башкалар очырашуларда,күрешүләрдә бу турыда аерым билгеләп үттеләр.
Чыннан да,безнең төбәктә генә түгел ил күләмендә дә Ислам дине дәрәҗәсен күтәрүдә,аның сафлыгын саклауда башкарган һәм башкарып торган изге эшләре аз түгел.
Саратов шәһәрендә күренекле якташыбыз генераль директоры булган “ГЭКСАР” электротехника заводының да,Ходай рәхмәте белән даны бездә генә түгел,Ауропа илләренә дә таралган.Заводның, гомумән,тарихы да мавыктыргыч.1895 елда Саратов телеграф ремонтлау службалары барлыкка килгәч,аларны берләштерү нигезендә менә шушы завод функцияли башлый.Аның продукциясе бездә генә түгел башка илләрдә дә билгеле булган,ә менә 1937 елда Парижда дан тоткан изделияләре өчен иң югары бүләк”Гран-при” дипломы бирелгән.1993 елдан,моңа кадәр биредә үк тугыз ел буена коммерция директоры вазыйфаларын башкарган Эдуард Әнвәр улы Ганеев бу эре заводның генераль директоры итеп сайлана.
Юкка гына түгел,заводның уңышлыклары Россия хөкүмәте тарафыннан “Иң яхшы бизнес-технология” һәм “Социаль эффективлык” өчен программалары буенча Мактау грамоталары белән бүләкләнде.Предприятие арсеналында ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелгән “Югары сыйфат өчен”халыкара конкурсы Призы һәм,шулай ук,чит ил күргәзмәләренең күп санлы бүләкләре бар.Күптән түгел генә 115 еллыгын билгеләп үткән завод нык итеп аяк өстендә басып тора,алга атлый.
Бер карашка завод эшләренең Ислам диненә бер дә кагылышы юк кебек.Ләкин бер карашка гына.Ул тагын бер кабат мөселман кешеләре кайда гына булмасыннар,нинди генә эш башкармасыннар, күңелләрендә иман нуры булганда,әллә нинди проблеманы да хәл итә алулары турында бик ачык сөйли.Эдуард әфәнде Ганеевның менә шушы заводны кискен кризис кочагыннан тартып алып,бүген иң алдынгы предприятиегә әйләндерүе моңа ачык дәлил булып тора.Чөнки Эдуард хаҗи Әнвәр улының рухы да көчле,Кыйбласы да бар,әнисенең васыятьләренә дә тугыры булып кала.Ихлас миллтрпәрвәр шундый булырга тиештер дә инде.
Марат Аббәсов,
Россия журналистлар берлеге әгьзасы,
язучы.
Ульян өлкәсе,Иске Кулаткы
эшчеләр бистәсе.
|